Киләсе җәйдә “Восстание” станциясендә транзит поездлары тукталыш ясый башлый

Киләсе елда биредә пассажирлар өчен уңайлы павильонны сафка бастырырга ниятлиләр

(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Быелдан Казанның Воровский урамындагы “Восстание” тимер юл станциясе аша 8 транзит пассажир поезды уза башлаган иде. Ләкин алар моңарчы станциядә тукталыш ясамады.
Бүген журналистлар белән видеоэлемтә аша аралашкан Горький тимер юлы җитәкчесе Анатолий Лесун сүзләренә караганда, киләсе җәйдән транзит пассажир поездлары “Восстание” станциясендә тукталыш ясый башлаячак. “Әлегә кадәр транзит поездларның бер өлешенең “Казан” тимер юл станциясенә кермичә генә, “Восстание” станциясе аша узуын көйли алдык. Бу станциядә инде дистә еллар буе төзелеп бетә алмый яткан вокзал бинасын сүтү- икенче этап булачак. Бу хакта инде карар кабул ителде. Төп эшләр киләсе ел башында тәмамланырга тиеш. Киләсе елда шулай ук биредә пассажирлар өчен уңайлы павильонны сафка бастырырга ниятлибез. Җәйдән биредә берничә транзит поезды туктый башлаячак. Ә төп эшләрне Универсиада алдыннан – 2012-2013 елларга тәмамларга ниятлибез”, - дип белдерде ул.