Киләсе ел башында “Содружество” пассажир компаниясе тулы куәтенә эшләп китәчәк

10 декабрьдән “Содружество” лицензия алып, Казан-Ижевски, Ижевски-Кизнер, Канаш-Алатырь маршрутларында пассажирлар ташый башлаган

(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). “Содружество” һәм “Идел-Вятка” шәһәр яны пассажир компанияләре киләсе елның 1 гыйнварыннан тулы куәткә эшләп китәчәк. Бу хакта бүген Казан, Ижевски һәм Киров хезмәт күрсәтү төбәкләре журналистлары белән видеоэлемтә аша аралашу барышында Горький тимер юлы җитәкчесе Анатолий Лесун белдерде.
Билгеле булганча бу ике пассажир компаниясе Горький тимер юлындагы структур реформалар барышында 2009 ел ахырында төзелгән иде. Башлангыч этапта аларның икесе дә билетлар сатучы агентлар буларак кына эшләде. “Содружество”ның үзәге - Казанда, “Идел-Вятка” компаниясенеке – Түбән Новгородта урнашкан.
“Содружество” якындагы ун төбәк халкына хезмәт күрсәтә. Аның гамәлгә куючылары - “Россия тимер юллары”, Татарстан һәм Удмуртия Хөкүмәтләре. Беренче эш елында компаниянең ихтыяҗны канәгатьләндерүче структурасын булдыруга, контроль-ревизия эшенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә зур игътибар бирелгән. Киләсе елның 1 гыйнварыннан ул “Идел-Вятка” компаниясе кебек үк пассажирлар ташучы функциясенә күчәчәк. Дөрес, инде 10 декабрьдән бирле “Содружество” лицензия алып, Горький магистраленең 3 участогында - Казан-Ижевски, Ижевски-Кизнер, Канаш-Алатырь маршрутларында пассажирлар ташый.
Анатолий Лесун аңлатканча, шәһәр яны пассажир компанияләрен төзүнең төп максаты - эксплуатация чыгымнарын киметү һәм керемне арттыру, пассажирларга хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен яхшырту, күрсәтелә торган хезмәтләр спектрын киңәйтү, нигезле тариф сәясәтен алып бару. “Беренчедән, без шәһәр яны маршрутларында зарарга эшләүдән туктарга тиеш. Икенчедән, пассажирлар ташуның сыйфатына зур игътибар бирергә кирәк. Кайбер маршрутларда пассажирлар өчен электр поездларыннан тыш, башка төр транспортны сайлау мөмкинлеге зур Шуңа күрә, безнең өчен пассажирларыбызны саклап калу мөһим”, - дип ассызыклый Анатолий Лесун. Горький магистрале җитәкчесе шул ук вакытта яңа шәһәр яны компанияләре тулы куәткә эшләп киткәч, кайбер хезмәт күрсәтү төбәкләрендә билет бәяләре арту мөмкинлеген кире какмады.