“Ышаныч һәм иминлек” журналистлар конкурсына нәтиҗәләр чыгарылды

ТР ЮХИДИнең “Форсаж” картинг үзәгендә “Ышаныч һәм иминлек” журналистлар конкурсына нәтиҗәләр чыгарылды
(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”). Гаммәви мәгълүмат чаралары арасындагы “Ышаныч һәм иминлек” республика конкурсының “Балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча эшләрне оештыру” номинациясендә өченче урынны “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Наталья Рыбакова алды. Җиңүчеләрне бүләкләү бүген Казанда ТР ЮХИДИнең “Форсаж” картинг үзәгендә үтте.
“Ышаныч һәм иминлек” конкурсы Татарстанда 1999 елдан бирле уздырылып килә. Аны оештыручылар – ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе, ТР Журналистлар берлеге, ТР “Татмедиа” гаммәви коммуникацияләр агентлыгы, ТР Юл хәрәкәте иминлегенең фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе. Чара җәмәгатьчелекнең игътибарын юл хәрәкәте куркынычсызлыгы проблемаларына җәлеп итү һәм телевидение, радио, басма һәм электрон гаммәви мәгълүмат чараларындагы юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләренә багышланган иң яхшы журналист эшләрен ачыклау һәм бүләкләү максатыннан уздырыла. Конкурсның жюриен ТР ЮХИДИ башлыгы Рифкать Миңнеханов җитәкли.
Бүләкләү тантанасы башланыр алдыннан Рифкать Миңнеханов журналистларга хәбәр иткәнчә, республика кешеләренең автомобиль йөртү культурасын гаммәви мәгълүмат чаралары аша халык белән эшләү ярдәмендә арттырырга була. “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү федераль максатчан программасын журналистлардан башка гамәлгә ашырып булмас иде”, - дип белдерде ул. ТР ЮХИДИ башлыгы сүзләренә караганда, 1999 елда узган беренче конкурста журналистларның эшләре бары “Социаль реклама” номинациясендә генә тикшерелгән булган. Бүгенге көндә номинацияләр саны сизелерлек арткан. Агымдагы елда жюри әгъзалары 300дән артык материал тикшергән. “РФ Хөкүмәтенең юл куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсендәге төп позицияләренең берсе мәгълүмати технологияләрне һәм халыкны юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләре буенча мәгълүмати тәэмин итүне яхшыртуга бәйле”, - дип ассызыклады Рифкать Миңнеханов.
Агымдагы елда конкурска эшләр “Дәүләт автомобиль инспекциясенең алдынгы тәҗрибәсе, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча дәүләт хакимияте органнары, иҗтимагый һәм башка оешмалар белән хезмәттәшлек итү”, “Балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча эшләр оештыру”, “Үзенчәлекле шәхес”, “Иң яхшы район (шәһәр) газетасы”, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча социаль реклама” һәм “Темага тугрылык өчен” номинацияләрендә кабул ителде.
Бүгенге җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында ТР ЮХИДИ башлыгы Рифкать Миңнеханов, ТР эчке эшләр министры урынбасары Рафил Ногманов, ТР Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автомобиль инспекциясе Ветераннар советы рәисе Рафаэль Туктаров, ТР Юл хәрәкәте иминлегенең фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе җитәкчесе Андрей Сахаров, ТР “Татмедиа” гаммәви коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева һәм башкалар катнашты.
Шунысы игътибарга лаек, барлык номинацияләрдә диярлек беренче урыннар бирелмәде. Әмма кызыксындыру бүләкләре күп булды. Конкурска нәтиҗәләр ясап, Рифкать Миңнеханов кисәтү эшенең нәтиҗәлелеге буенча бер журналист йөзләгән ЮХИДИ инспекторын алыштыра ала дип белдерде. “Быелгы конкурсны үзенчәлеге – анда район матбугаты вәкилләре күп катнашты. Халыкка юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча мәгълүмат җиткерү – Дәүләт автомобиль инспекциясенең өстенлекле эш юнәлеше. Журналистлардан башка әлеге мәгълүмат үз адресатларына җитә алмас иде”, - дип билгеләп үтте ул. ТР ЮХИДИ башлыгы конкурста җиңүчеләрне котлап, аларга яңа елда эшләрендә уңышлар, бәхет теләде.