Татарстан Мәгариф министрлыгы КДТУ белән олимпиада уздыра

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Казан дәүләт технология университеты белән ел саен төбәк олимпиадасы оештыра
(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Казан дәүләт технология университеты белән ел саен төбәк олимпиадасы оештыра. Быел олимпиаданың беренче туры 2008 елның 14-20 гыйнвар көннәренә туры килә.
Казан дәүләт технология университетының рәсми сайт хәбәрләренә караганда, төбәк олимпиадасында Татарстан Республикасы һәм Россиянең башка төбәкләрендәге урта мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары, башлангыч һәм урта махсус һөнәри уку йортлары студентлары катнаша ала. Олимпиада Россия Федерациясенең югары уку йортларына керү имтиханнарының якынча программалары нигезендә төзелгән тестлар ярдәмендә ике турда уздырыла.
2008 елның 14-20 гыйнваренда узачак беренче тур җәмгыять белеме, химия, Россия тарихы, физика, биология, математика, экология, информатика, термодинамика, икътисад дисциплиналары буенча булачак. Технология предметыннан олимпиадада укучылар алты секциядә шөгыльләнәчәк. Аларга нефть технологияләре, биотехнология, энергиягә бай материаллар технологиясе, химия технологиясе, җиңел сәнәгать технологиясе, югары молекулалы кушылмалар технологиясе буенча белемнәрен күрсәтәчәк.