«Талисман» иминият җәмгыяте “Россиянең иң яхшы 100 тауары” конкурсында лауреат исеменә лаек булды

«Талисман» иминият җәмгыяте “Россиянең иң яхшы 100 тауары” конкурсында лауреат исеменә лаек булды

(Казан, 27 декабрь, "Татар-информ»). Кичә республиканың Стандартлаштыру, метрология һәм сертификация үзәгенең «Талисман» иминият җәмгыяте ААҖ генераль директоры Виталий Федоренковка “Россиянең иң яхшы 100 тауары” конкурсы лауреаты дипломы тапшырылды.

Лауреат исеменә иминият компаниясе белгечләре тарафыннан эшләнгән «Мой талисман» комплекслы ирекле ташламалы иминият йорты үзенчәлекле программасына лаек булган. «Талисман» коллективына диплом һәм лауреат исеме бирелү фирманың 15 еллыгына бүләк булды.