Хәрби хезмәттән качып йөрү өчен 5 кеше хөкем ителгән

Хәрби хезмәттән качып йөрү өчен 5 кеше хөкем ителгән

(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). 2005 елның 1 июленнән 25 декабренә кадәр медицина һәм чакырылыш комиссияләренә килмәгән кешеләрне эзләүне оештыру өчен ТР район һәм шәһәрләре хәрби комиссариатлары тарафыннан эчке эшләр органнарына 3793 язмача мөрәҗәгать бирелгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган ТР чакырылыш комиссиясе утырышында әйтелде. Әлеге мөрәҗәгатьләргә 1859 җавап алынган һәм барлыгы 1247 кеше эзләп табылган.

2005 елның көзге чакырылышы буенча 53 кешегә РФ Җинаять кодексының 328нче маддәсе буенча җинаять эшләрен кузгату өчен прокуратура органнарына материаллар җибәрелгән булган. Алар арасында 5 кеше хөкем ителгән, шуларның 2се Казанның Авиатөзелеш районыннан, 3се Бөгелмә шәһәреннән. Ә административ җаваплылыкка 1320 кеше тартылган. Хәрби хезмәттән иң күп качып йөрүчеләр Түбән Кама шәһәрендә теркәлгән.

Билгеле булганча, хәрби хезмәткә барырга теләмәүчеләр хәзер альтернатив хезмәтне сайлый ала.

2004 елдан башлап хәрби хезмәткә чакырылуны альтернатив хезмәткә алыштыруны сорап республикада 50 гариза бирелгән. Альтернатив хезмәткә Татарстаннан быел 6 кеше генә җибәрелгән.