news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй музеенда террорчылыкка каршы тору турында сөйләштеләр

Укучыларга «Террорчылык акты вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» дигән белешмәлек таратылды.

(Зәй, 27 ноябрь, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Клара Ермолаева). Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда 1нче мәктәпнең VI «А» сыйныф укучылары өчен«Терроризм һәм аның нәтиҗәләре» дип исемләнгән тематик сәгать үтте.

«Чара барышында укучылар терроризмның нәрсә икәнен һәм нәрсәгә каршы килүен белделәр. Теракт корбаны булмау, шикле предметларны ачыклаганда нәрсә эшләргә кирәклеге турындагы сорауларга җавап бирделәр», — ди музей хезмәткәре Юлия Бутакова.

Соңыннан укучылар, ике командага бүленеп, бирелгән сорау буенча бер минут эчендә фикер алышып, җавап бирделәр. Чара ахырында укучыларга «Террорчылык акты вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» дигән белешмәлек таратылды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100