news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның социаль яклау министры Эльмира Зарипова Яшел Үзән кешеләре белән очрашты

Төрле сораулар буенча 10 кеше кабул итүгә язылган.

(Яшел Үзән, 27 ноябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Яшел Үзәндә Татарстанның социаль яклау министры Эльмира Зарипова халыкны кабул итте. Төрле сораулар буенча 10 кеше кабул итүгә язылган.

Мәсәлән, бер хатынның эшкә урнашу проблемасы бар, өстәвенә ул үзенең яше һәм улының хөкеме аркасында теләсә нинди эшкә риза. Министр әлеге бурычны хәл итү өчен бу ханымга җирле социаль яклау хезмәткәрен беркетергә кушты.

Яшел Үзәннең бер өлкән яшьтәге кешесе, социаль яклау линиясе буенча пенсионерларга шифаханәгә юлламаларны ешрак бирсәләр иде, дигән теләген белдерде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, үз вакытында министр Эльмира Зарипова ветераннар өчен җирле шифаханәләргә юл ачты. Моңа кадәр аларга үз чиратларын 8-10 ел көтәргә туры килә иде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100