news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәүчеләр цифрлаштыру ярдәмендә тизрәк эш таба алачак

Татарстанда яшәүче 100 меңнән артык кеше «Россиядә эш» федераль порталында резюмеларын калдырган.

Татарстанда яшәүчеләр цифрлаштыру ярдәмендә тизрәк эш таба алачак
архив/Михаил Захаров

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Диләрә Галиева). Эшкә урнашу процессы «Россиядә эш» федераль порталы һәм Татарстандагы мәшгульлек үзәкләренең электрон форматта актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә тизәйтелә һәм җайлана. Бер ел эчендә Татарстанда мәшгульлек үзәкләре аша эшкә урнашучылар саны 27 процентка арткан. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Гражданин мәшгульлек үзәгенә бармыйча һәм документларны кәгазьдә тапшырмыйча гына „Россиядә эш“ порталындагы битне тутыра ала. Бу халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтләре эше өчен бөтенләй яңа алым», — диде министр.

Эльмира Зарипова әйтүенчә, гомумроссия вакансияләр базасын кулланудан тыш, Татарстанда яшәүчеләр мәшгульлек үзәкләренең күп кенә хезмәтләреннән дистанцион рәвештә файдалана ала. Вакытлыча эшкә урнашуга гаризаны, профориентация һәм уку мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләрне, эшсезләрнең мәшгульлегенә ярдәм итүгә гаризаны электрон форматта бирергә була, шулай ук иҗтимагый эшләрдә катнашу өчен гариза җибәрергә мөмкин.

Министр сүзләренчә, Татарстанда яшәүче 100 меңнән артык кеше 2020 елда федераль порталда резюмеларын калдырган. Хәзерге вакытта «Россиядә эш» сайтында 49 меңнән күбрәк вакансия тәкъдим ителгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100