news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор Яңа ел бәйрәмнәрендә шәхси машинада сәяхәт итәргә киңәш итте

Үз транспортың булмаган очракта, автобусларда һәм поездларда кулларны һәм өслекләрне дезинфекцияләп торырга, битлек кияргә кирәк.

Роспотребнадзор Яңа ел бәйрәмнәрендә шәхси машинада сәяхәт итәргә киңәш итте
архив/Арсений Кәримов

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстан буенча сәяхәт итү өчен шәхси машина кулланырга кирәк. Әгәр автомобиль юк икән, поездларда һәм автобусларда санитар-эпидемиология таләпләрен яхшылап үтәү зарур. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.

«Иң яхшысы җәяү яки шәхси транспортта бару. Поездларда да гражданнар вагонда гына түгел, ә купеларда да иминлек чараларын үтәгәндә куркынычсыз булачак», — диде спикер.

Ерак җирләргә сәяхәт итү өчен иң имин транспорт дип самолетны атадылар. Анда борт проводниклары битлек режимын контрольдә тота, шулай ук пассажирларны санитайзерлар белән тәэмин итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100