news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районының ике авылында «Тарихи һәйкәл» проекты буенча һәйкәлләр ачылды

Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге сәркатибе урынбасары Римма Ратникова да катнашты.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Алсу Сәләхетдинова). «Бердәм Россия» сәяси партиясенең «Тарихи хәтер» проекты кысаларында Кукмара районының Мәмәшир һәм Березняк авылларында сугыш ветераннарына истәлегенә төзелгән һәйкәлләр ачылды. Бу хакта район газетасы яза.

Аларны шәхси эшмәкәр Рөстәм Ганиев җитәкчелегендәге хезмәткәрләр башкарган. 

Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге сәркатибе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы киңәшчесе Равия Каримуллина, район хәрби комиссары Равил Гафиевлар катнашты.

«Бөек Ватан сугышы илебездә, Татарстанда һәм сезнең район җирлекләрендә дә бер генә йортны да урап узмады. Сугыш кырында мәңгелеккә башларын салучылар бик күп. „Бердәм Россия“ партиясенең „Тарихи хәтер“ дигән проекты бар. Анда тормышка ашырганда без һәйкәлләр, стеллалар, обелисклар булдыру белән шөгыльләнәбез. Солдатларыбызны искә алып, догалар кылып, аларга рәхмәтләр укый торган мондый чаралар дәвамлы булсын иде», — диде Римма Ратникова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100