Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ковидлы пациентлар белән эшләүче табибларга такси өчен 10 мең сум бирергә мөмкиннәр
Бу акчаларны табиб эш урынына барганда такси өчен түләргә тотарга мөмкин.
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә ковид йоктырган авырулар белән эшли торган табибларга такси чакыру өчен ай саен 10 мең сумга кадәр акча бүлеп бирергә тәкъдим иттеләр. Бу хакта Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенкога сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, төбәккә карап, күз алланган лимит 5-10 мең сум тәшкил итәчәк.
«Кайбер төбәкләрдә һәр табибка такси чакырту кушымталарында аның номеры буенча виртуаль акча лимиты бирелергә мөмкин. Бу акчаларны эш урынына барганда такси өчен түләргә тотарга мөмкин. Табибка әлеге чыгымнар, үтелгән юлына карап, айга якынча 5-10 мең сум булачак. Ягъни табиб бу лимитны ай дәвамында кирәгенчә үзе тота», - дип аңлатты вице-премьер.
Министрлар Кабинеты әлеге тәкъдимне өйрәнә. «43 субъектта таксига ихтыяҗ барлыгы билгеләнде - анда якынча 7 мең табиб, аларга көненә уртача 10-15 тапкыр такси чакыртырга кирәк», - дип өстәде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз