news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эчке эшләр министрлыгында электрон паспортның нинди булачагын аңлаттылар

Цифрлы паспортлар кертү буенча пилот проектын 2021 елның декабрендә Мәскәүдә башларга җыеналар.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Электрон мәгълүматлы паспорт банка картасы кадәр зурлыктагы пластик картадан гыйбарәт булачак һәм кәгазь паспорттагы бөтен мәгълүматларны үзенә алачак. Бу хакта РИА Новости яза.

Баштарак хәбәр ителгәнчә, цифрлы паспортлар кертү буенча пилот проектын 2021 елның декабрендә Мәскәүдә башларга җыеналар.

«Документ банк картасы кадәр зурлыктагы пластик картадан (ID1 форматы) гыйбарәт булачак. Анда Россия Федерациясе гражданинының кәгазь паспортындагы белешмәләр (яшәү урыны буенча теркәлү, гаилә хәле, балалар турында) булачак», — диелә хәбәрдә.

Гражданин турында төп мәгълүмат картаның үзендә булачак.

Электрон паспорт һәм аны тулыландыра торган мобиль кушымта «дәүләт һәм коммерцияле хезмәтләргә ачкыч булачак, барлык гражданнарны да квалификацияле электрон имза белән тәэмин итәчәк». Кәгазь паспорт белән чагыштырганда аның саклану дәрәҗәсе югарырак булачак, югалткан очракта аны тиз арада блокларга була.

Мәскәү пилот зонасында хокукый һәм техник характерда электрон паспортны эшләтеп җибәрүгә әзерлек эшләрен 2021 елның 1 декабренә кадәр башкару планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100