news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алмаз хәзрәт Мөхлисов: Төшенкелеккә бирелергә түгел, саклану чараларын күрергә кирәк

Алмаз хәзрәт фикеренчә, коронавирус чорында да тормыштан ямь таба белү мөһим.

Алмаз хәзрәт Мөхлисов: Төшенкелеккә бирелергә түгел, саклану чараларын күрергә кирәк
Алмаз хәзрәт Мөхлисовның шәхси архивыннан

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Коронавирус вакытында төшенкелеккә бирелергә түгел, саклану чараларын күрергә кирәк. Башкалабызның Казан Нуры мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов шундый фикердә. Бу турыда ул «Татар-информ» агентлыгына интервьюда сөйләде.

«Кешенең күңеле, эчке дөньясы тыныч булырга тиеш. Айлар буе качып утыручылар да булды, ләкин алар арасында да авырып китүчеләр бар. „Мин — герой, миңа бернәрсә дә йокмый“, — дип масаеп та йөреп булмый. Урталыкны саклагыз: куркып калып, төшенкелеккә бирелергә түгел, саклану чараларын күрергә кирәк. Аллаһы Тәгаләгә тапшыра да белергә тиешбез», — диде ул.

Аның сүзләренчә, үзизоляциядән соң мәчеткә килүчеләр арасында боеккан, «сүнгән» кешеләр булган.

«Тормыштан ямь таба белергә кирәк. Әлбәттә, әйтүе җиңел, ләкин „Аллага шөкер, гаиләм, балаларым бар“, — дип үзеңдә көч табып, алга таба яшисе. Үзен жәлләтеп кенә утыручылар да бар. Аларны дәртләндереп җибәрергә кирәк. Боегып калырга түгел, чөнки тормыш алга таба дәвам итә», — дип сөйләде Алмаз хәзрәт Мөхлисов.

Казан Нуры мәчете имам-хатыйбы авырып киткән кешеләргә сабыр итәргә, Аллаһы Тәгаләдән көч, шифа сорап, дога кылырга киңәш бирә. «Авырлыктан соң җиңеллек килә», — ди ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100