Зур Кукмара клублы да, мәдрәсәле дә булачак

Акчалата ярдәм итүчеләр дә, төзелеш эшләрендә катнашырга теләк белдерүчеләр дә табылган

 (Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”). Зур Кукмара авылы халкы яңа клуб салынганын инде күптәннән зар-интизар булып көтә. Ниһаять, район җитәкчелеге биредәге халыкның яңа мәдәни учакка кытлыгына чик куярга булды: киләсе елга 300 урынлы клуб бинасы төзеләчәк. Чама белән 10-11 миллион сумга төшәчәк бинада тамаша залыннан тыш, китапханә, бер түбә астына кертеп салынган фельдшер-акушерлык пункты да булачак.
“Техстрой” төзелеш ширкәте (җитәкчесе - Ринат Ваһапов) егетләре иске клуб урынында инде яңасының нигезен корырга керешкәннәр. Дәүләт органнарының киләсе ел төзелеш планнарына кертелеп, финанслау башлануга, кызу темплар белән диварларын күтәреп, түбә астына кертергә, алдагы ел ахырына кадәр файдалануга тапшырырга исәпләре.
Ә иске клубның бүрәнәләрен Зур Кукмара мәхәлләсендә мәдрәсә салганда файдаланырга ниятләгәннәр. Авыл халкы бу хәбәрне дә хуплап каршы алган. Акчалата ярдәм итүчеләр дә, төзелеш эшләрендә катнашырга теләк белдерүчеләр дә табылган. Мәдрәсә урнашачак бинаның инде стеналары күтәрелә башлаган, дип хәбәр итә “Хезмәт даны” газетасы.