Ютазының балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясендә бүген 16 бала исәпләнә

25 гаилә социаль яктан куркыныч булып санала

(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”). Ютазы муниципаль районында 18 яшькәчә 4525 бала яши. Шулардан алты яшькәчә балалар саны – 1454, алты яшьтән алып 14 яшькә тикле балалар саны – 1946 һәм 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәр балалар – 1125 кеше.
Моның турында район җитәкчеләре белән узган киңәшмәсендә башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ильдар Хәҗиев җиткерде. Аның сүзләренә караганда, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясендә бүгенге көндә 16 бала исәпләнә, шулай ук 25 гаилә социаль яктан куркыныч булып санала. Әлеге гаиләләрдә 37 бала тәрбияләнә.
Төп факт - гаиләдәге эшсезлек, дөресрәге эшләргә теләмәү, алкоголизм һәм ата-аналарның амораль тормыш алып барулары, балаларны нормаль шартларда тәрбияләргә теләмәү. Әлеге күренешләр районда кимесен өчен балигъ булмаганнар беләү эшләү комиссиясе максатчан һәм системалы эш алып бара. Беренчедән, әлеге ата-аналарны алкоголизмнан арындыру, икенчедән, аларны кая да булса эшкә урнаштырырга булышу яисә реабилитция уздыру. Һәм моны никадәр иртәрәк эшлибез икән, шул кадәр тизрәк баланы тәрбиягә яңадан ата-анасына кайтарып булачак, дип сүзен тәмамлады Хәҗиев.
Бу хакта “Ютазы таңы” газетасы хәбәр итә.