Суд приставы таләпчәнлеге аркасында алиментлары буенча бурычы булган ир-ат ниһаять эшкә урнашкан

Аның хезмәт хакының 10 проценты – дәүләт казнасына, 50 проценты алимент бурычын каплауга юнәлтеләчәк.

(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”). Элеккеге тормыш иптәшенә балигъ булмаган улын тәрбияләү өчен алимент түләүләре буенча 250 меңнән артык бурычы җыелган, РФ Җинаять Кодексының 157 нче маддәсе буенча ике тапкыр хөкем ителгән Бөгелмәдә яшәүче гражданин С. ниһаять эшкә урнашкан.
Элеккеге хатыны һәм улы белән бер йортта яшәүче бурычлы даими рәвештә спиртлы эчемлекләр кулланган. Исерек халәттә еш кына өйдәшләренә һөҗүм итеп, йорттагы милеккә зыян сала торган булган.
Алимент түләттерүче берничә тапкыр җәнҗалчыга карата чаралар күрү үтенече белән Бөгелмә суд приставлары бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Йортны алмаштыру варианты күздә тотылмаган, әмма бер түбә астында яшәү дә туйдырган.
Беренче тапкыр бурычлы төзәтү эшләренә хөкем ителгән, әмма алардан ул эчкечелеккә сабышып еш кына тайпылып килгән. Суд бурычлы ир-атка төзәтү эшләрен 35 көнгә ирегеннән мәхрүм итү җәзасы белән алмаштырган.

Җәзасын алгач алмент түләмәүче янә алкоголь куллануга тартылган. Берничә мәртәбә суд приставы-үтәүчесе тарафыннан алимент түләүдән качып йөрүе өчен җинаять җаваплылыгы турында кисәтелгән. Кабул итү вакытында ул эшкә урнаша алмавы һәм алимент түләргә акчасы булмавы белән акланган.
Агымдагы елның октябрендә гражданин С. га карата шушы ук 157 нче маддә буенча икенче җинаять эше кузгатыла. Бу юлы инде суд приставының үҗәтлелеге уңай нәтиҗәгә китерә. Бурычлы ир-ат эшкә урнашкан, һәм ноябрь ае башында булган суд утырышында шәһәр предприятиеләренең берсенә эшкә урнашуы турында белешмә күрсәткән. Суд аны хезмәт хакыннан дәүләт файдасына ай саен 10 процент өлешен тотып калып төзәтү эшләренә тарткан. Бурычлы ир-ат җәзаны эш урыны буенча үтәячәк. Хезмәт хакының 10 проценты – дәүләт казнасына, 50 проценты алимент бурычын каплауга юнәлтеләчәк. Бу хакта суд приставлары федераль хезмәте ТР буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.