Сораштыру дәүләт юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе, сәламәтлек саклау һәм белем бирү өлкәсендә коррупция еш очравын күрсәткән

Комитет рәисе урынбасары Ольга Семенова сүзләренчә, мондый юл белән республикадагы вәзгыятьне күзалларга мөмкинлек туа

(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). ТРның Социаль-икътисади мониторингы комитеты уздырган сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәткән: халык коррупция очраклары иң күп очрый торган өлкә дип дәүләт юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе (бөтен сораштыручыларның 63,6 проценты), сәламәтлек саклау (табиблар) (56,3 процент) һәм белем бирү (вузлар укытучылары) (47,7 процент) өлкәләре дип саный.
Бүген бу хакта Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат очрашуында ТРның Социаль-икътисади мониторингы комитеты рәисе урынбасары Ольга Семенова хәбәр итте.
Әлеге комитет мониторингны Татарстан Республикасының 2012-2014 елларга исәпләнгән коррупциягә каршы комплекслы көрәш программасы кысаларында үткәргән. Һәм билгеле бер юнәлешне генә – көнкүрештәге коррупция очракларын гына ачыклаган. Ягъни халыкның еш ихтыяҗы төшә торган өлкәләр сайлап алынган. Шул ук вакытта рәис урынбасары алда санап үткән өч өлкәдә дә коррупция очракларының кими баруын билгеләп үтте.
ТРның Социаль-икътисади мониторингы комитеты мондый тематикага мониторингларны 2005 елдан бирле үткәреп килә. Комитет рәисе урынбасары Ольга Семенова сүзләренчә, мондый юл белән республикадагы вәзгыятьне күзалларга мөмкинлек туа.
2013 елда сораштыруда 4165 кеше, 1505 эшкуар катнашкан. Халык арасында коррупциягә карата фикерен белдерүчеләр күбрәк, алар шулай ук үз фикерен, эшкуарларга караганда, теләбрәк белдерә.
Кешеләр коррупцияне – ришвәтчелек (сораштырылучыларның 66,8 проценты), хезмәт вазыйфаларыннан законсыз файдалану (57,5 процент), куркытып, көч кулланып, акча алу һ.б. дип аңлый.
Уртача ришвәт күләме артамы, кимиме дигән сорауга респондентлар иллегә илле (процент) нисбәтендә җавап биргән. Һәм аның күләме 30 мең сум тирәсе дигән фикерне әйткән.
Сораштырылучыларның 69 проценты коррупция белән бәйле вәзгыятькә очраган. Сораштыруда катнашкан кешеләрнең 27,5 проценты – бөтен кеше бирә, шулай кирәк дип уйлавын җиткергән. 28,3 проценты, ришвәт биреп, теге яки бу мәсьәләне хәл итүченең хәерхаклы булуына ирешергә теләгән. Бу рәтне тагын дәвам итеп, эшне тизрәк ахырына җиткерү өчен дә ришвәт бирүчеләр бар.
Сораштырылучыларның 40 проценты ришвәт бирүдән баш тарткан. Һәр бишенче кеше ришвәт өчен акчасы булмауны сәбәп иткән.