“Руслайн” авиакомпаниясенең Екатеринбург – Казан рейсы 9 сәгатьтән артыкка тоткарлана

Авиакомпания билгесез сәбәпләр нәтиҗәсендә очып китү вакытын үзгәрткән

 (Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). “Руслайн” авиакомпаниясенең Екатеринбург – Казан рейсы 9 сәгатьтән артыкка тоткарлана. Очкыч Казанга сәгать 8.15 килеп җитәргә тиеш булган, ләкин аны 17.10 кичектергәннәр.

“Казан” Халыкара аэропорты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, авиакомпания билгесез сәбәпләр нәтиҗәсендә очып китү вакытын үзгәрткән.

Шулай ук Казан – Екатеринбург рейсы да тоткарлана. Очкыч сәгать 9.05 очып китәргә тиеш булган, ләкин ул сәгать 19.00 юлга чыгачак. 30 пассажир очкычны көтә, чит шәһәрдән килгән кешеләр кунакханәләргә урнаштырылган.