Нурлатта эш урыннары вакансияләре ярминкәсендә 80ләп кеше катнашкан

Анда шәһәрнең 5 оешма-предприятиесе эш урыннары тәкъдим иткән

 (Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”). Нурлат халкының мәшгульлеге үзәге үткәргән вакансияләр ярминкәсендә үзәктә исәптә торучыларга шәһәрнең 5 оешма-предприятиесе эш урыннары тәкъдим итте.

Үзәк белгечләре әйтүенчә, ярминкәдә катнашкан 80ләп эшсез кешенең күбесе төрле оешма-предприятиеләргә юлламалар алганнар. Әлеге чара быел мәшгульлек үзәге үткәргән 16нчы ярминкә булды, дип хәбәр итә “Дуслык” газетасы.