Әлмәттә кышкы чорга әзерлек тикшерелде

Быел да предприятиелђр оператив хезмђтлђргђ кирђк булган очракта транспорт бњлеп бирергђ тиеш булачак

 (Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”). Әлмәттә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең чираттагы утырышында МЧС, ЮХИДИ һәм юл хезмәтләренең кышкы чорга әзерлеге тикшерелде.
Һәр елдагыча, быел да буранлы, бозлавыклы көннәрдә график буенча предприятиеләр оператив хезмәтләргә кирәк булган очракта транспорт бүлеп бирергә тиешләр. “Татнефтедор” АУАД, “Әлмәт-Автодор” ҖЧҖ, МУП ГУАД җитәкчеләре техниканың да, хезмәткәрләрнең дә кышкы чорда эшләргә әзер булуын билгеләп үттеләр. ЮХИДИ хезмәткәрләре барлык юл хуҗалыкларының эшчәнлегенә катгый контроль булачагын җиткерде, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.