Ленар Сафин “Татарстан” авиакомпаниясен һәм “Казан” Халыкара аэропортын модернизацияләүдә Болгария партнерларының роле турында сөйләде

Бу мәсьәләдә төгәл мәгълүматларга гына таянырга кирәк, дип белдерде республика Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы

 (Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). 17.11.2013 фаҗигале датасы республикабызның елъязмасына язылачак. “Боинг 737” фаҗигасе нәтиҗәсендә 50 кеше һәлак булды. Авиаһәлакәтнең беренче сәгатьләреннән диярлек журналистлар, белгечләр һәм Интернет кулланучылар гадәттән тыш хәлнең сәбәпләре турында фикер алыша башлады. “Татарстан” авиакомпаниясен һәм “Казан” Халыкара аэропортын модернизацияләүдә чит ил бизнес-партнерларының катнашуы турында мәгълүмат еш чагылыш тапты.

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин “Татар-информ” МА белән эксклюзив әңгәмәдә бу мәсьәләдә Татарстан белән Болгария ягы нинди мөнәсәбәттә торганлыгы турында сөйләде.

Аерым алганда, ул ММЧда РФнең югары түрәләре авиакомпаниянең Болгария партнерлары белән хезмәттәшлек буенча килешүләрдә катнашуы турында барлыкка килгән мәгълүматка аңлатма бирде.

Әңгәмәне ATI-Times бүлегендә тулырак укырга мөмкин.