Казанга Мәскәүдән, Саратовтан, Пермьнән, Түбән Новгородтан, Самарадан килеп җитәргә тиешле рейслар тоткарлана

Казанда – томан

 (Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Казанга Мәскәүдән, Саратовтан, Пермьнән, Түбән Новгородтан, Самарадан килеп җитәргә тиешле рейслар тоткарлана.
“ЮТэйр” авиакомпаниясе очкычы Түбән Новгородтан Казанга сәгать 11.10 килеп җитәргә тиеш иде, аны сәгать 13.40 күчергәннәр.
“Татарстан” авиакомпаниясе очкычы Мәскәүдән сәгать 11.15 килеп җитәргә тиеш булган, аның килү вакытын сәгать 14.00 үзгәрткәннәр.
“Татарстан” авиакомпаниясе очкычы Самарадан сәгать 11.55 очып килергә тиеш булган, аны сәгать 13.30 билгеләгәннәр.
“Аэропорт Оренбург” авиакомпаниясе очкычы Пермьнән Казанга сәгать 13.35 килеп җитәргә тиеш булган, аны сәгать 13.00 күчергәннәр.
“Татарстан” авиакомпаниясе очкычы Саратовтан сәгать 14.35 килеп җитәргә тиеш булган, аны сәгать 14.15 көтәләр.
Казанда Санкт-Петербургка оча торган очкыч тоткарлана, пассажирлар сәгать 12.15 урынына сәгать 14.30 юлга чыгачак.
“Казан” Халыкара аэропортының Twitterдагы микроблогы хәбәр иткәнчә, рейслар, Казанда начар һава торышы булу сәбәпле, тоткарлана. Казанда – томан, күрү мөмкинлеге - 350 м.