Казанда Надежда Әюпова журналистларга яңа коллекциясеннән кайбер модельләрне тәкъдим итте

17 модель кергән коллекция “Мерседес” бәясенә төшкән

  (Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Казанда Надежда Әюпова журналистларга “Белое время” яңа коллекциясеннән кайбер модельләрне тәкъдим итте. Матбугат конференциясендә 4 модель күрсәтелде.
Беренче булып журналистларга кызыл удмурт кафтаны тәкъдим ителде. Традиция буенча туйдан соң килен иртән торып кызыл кафтан кияргә һәм сыерны көтүгә куарга тиеш булган. Ул урам буенча бара, авылда яңа кеше буларак барысы да аны тәрәзәдән күзәтә.
Надежда Әюпова фикеренә караганда, кафтан заманчарак килеп чыккан, әмма төгәл күчермә. Модельнең муенында Иван Грозный вакытындагы тәңкәләр асылынып тора, башында кечкенә башлык. “Бүген бу актуаль, кафтан киеп урамнан узарга мөмкин. Әгәр Россиядә булмаса, Лондонда мөмкин”, - дип саный модельер.
Икенче итеп мордва хатын-кыз костюмы тәкъдим ителде. Н.Әюпова сүзләренә караганда, мондый кыз хакында элек аны ишетәсен, аннары гына күрәсең дия торган булганнар, чөнки ул шалтырый торган уенчыкка охшаш булган. Костюм кара кафтаннан, ачык төстәге итәктән, биек башлыктан һәм күпсанлы бизәнү әйберләреннән тора. Модельер сүзләренә караганда, мондый кыз кыю күренә. Кызларның матди яктан әти-әнисенә бәйле булмас өчен төп максаты кияүгә чыгу булган. Шул сәбәпле, алар әллә каян күренә торган итеп киенергә тырышкан. Аналар кызларын 12 яшьтән чигәргә өйрәткән.
Калган ике кыз җитен тукымадан тегелгән, кызыл җеп белән чигелгән күлмәктән чыкты. Аларга тәңкәләр тегелгән. Беренчедән, болай киенгән кыз беркайчан да акчасыз калмаган; икенчедән, тәңкәләр шалтыравы явыз көчләрне куа дип саналган.
Н.Әюпова фикеренә караганда, хәзер Казанда мөслимәләр кия торган киемнәр татар костюмнарына бөтенләй охшамаган. Бу гарәпләр һәм төрекләр модасы. “Мода – ул вирус, чир”, - дип саный модельер.
Яңа коллекция халык костюмнары тарихын яктыртуга багышлана. Кешеләр узган гасырлардагы кыйммәтләрне оныттылар. “Вакыт күбрәк узган саен, тарих та онытыла”, - ди Әюпова.
Модельер тәңкәләрне һәм башка төр элементларны бөтен дөнья буенча шәхси коллекционерлардан сатып алган. “Гомумән, 17 модельдән торган коллекция “Мерседес” бәясенә төште”, - дип белдерде модельер.