Казанда авиафаҗигадә һәлак булучыларның туганнарына иминият түләүләре бирелә башлады

“СОГАЗ” иминият компаниясенә һәлак булучыларның туганнарыннан 31 гариза бирелгән

 (Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). “СОГАЗ” иминият төркеме авиафаҗигада һәлак булган пассажирларның туганнарына иминият акчаларын түли башлады.
Соңгы мәгълүматларга караганда, “СОГАЗ” иминият компаниясенә һәлак булучыларның туганнарыннан 31 гариза бирелгән. 26 ноябрьдә “СОГАЗ” 13 фаҗига корбанының туганнарына гомуми 26 миллион сум акча түләде инде.
Искәртеп узабыз, 17 ноябрьдә кич “Казан” Халыкара аэропортында “Боинг 737” самолеты һәлакәткә очрады. Борттагы 44 пассажир һәм 6 экипаж әгъзасы шунда ук һәлак булды. Иминият тикшерүләре буенча авиаһәлакәт иминият акчасын түли торган очрак дип табылды, дип хәбәр иттеләр компания матбугат хезмәтендә.