Азнакайда мәдәният хезмәткәрләре энергоресурларны нәтиҗәле файдалану турында киңәште

Һәр учреждениедә бу эш өчен җаваплы затлар билгеләп куярга, ай саен мониторинг үткәрергә кирәклеген ассызыкланды

 (Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”). Азнакай муниципаль районында мәдәният хезмәткәрләре энергоресурларны нәтиҗәле файдалану турында киңәште.

Азнакай электр челтәре начальнигы урынбасары Айдар Шәрәфиев энергия куллануны киметү чаралары белән таныштырды. Район башкарма комитетының эшләр буенча идарәчесе Руслан Дәүләтшин бюджет оешмаларында ягулык, су, җылылык, электр энергияләрен сак тотарга чакырды, һәр учреждениедә бу эш өчен җаваплы затлар билгеләп куярга, ай саен мониторинг үткәрергә кирәклеген ассызыклады, дип хәбәр итә “Маяк” газетасы.