Артем Хохорин һәм Сәрия Сабурская гражданнарны кабул итте

Мәсьәләләрнең бер өлеше шәхси контрольгә алынган

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм ТРда кеше хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Яшел Үзәндә гражданнарны кабул итте. Бу хакта бүген ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алдан 11 кеше язылган булган. Алар белән очрашу Ленин урамындагы хакимият бинасында узды.
Мөрәҗәгать иткән кешеләр сорауларның бер өлешен генә ТР буенча ЭЭМ башлыгы Артем Хохоринга юлладылар. Ике пенсионер йортлары ишегалдында машина кую тәртибен бозучы күршеләреннән канәгатьсезлек белдерде. Яшел Үзәннең берничә кешесе мошенниклык факты буенча җинаять эшен кузгалтуларын сорады.
Гражданнарның бер өлеше ТРда кеше хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяга язылган булган. Яшел Үзән районыннан кешеләр паспорт алуда, опекунлык рәсмиләштерүдә ярдәм сорадылар, суд приставларына, хезмәт хакын тоткарлаган җитәкчеләргә карата ризасызлыкларын белдерделәр.
Артем Хохорин һәм Сәрия Сабурская мәсьәләләрнең бер өлешен шәхси контрольгә алган.
Соңыннан Артем Хохорин Россия ЭЭМның Яшел Үзән районы буенча бүлеге эшчәнлеге белән танышты, дежур частьта булды һәм вакытлыча ябып тоту изоляторын карады, шәхси состав белән киңәшмә уздырды.