news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә районында әфганчы йортына мемориаль такта урнаштырдылар

Мемориаль такта ачу тантанасына Газизҗан Галиевның балалары, туганнары, авылдашлары җыелды.

Минзәлә районында әфганчы йортына мемориаль такта урнаштырдылар
http://menzela.ru/

(Минзәлә, 27 октябрь, «Татар-информ», «Минзәлә-информ», Илшат Вәгыйзов). Минзәлә районы Иске Иркәнәш авылында Әфган сугышы ветераны Газизҗан Галиевның әнисе һәм туганнары яшәгән йортка мемориаль йортка истәлек тактасы урнаштырылды. Тумышы белән Имәнле авылыннан булган Газизҗан Галиев сугыштан исән кайтса да, моннан 2 ел элек, 22 октябрь көнне вафат булды.

Иркәнәш авылы башында җыелгач, Тукай, Минзәлә, Мөслим, Азнакай, Актаныш, Бөгелмә районыннан килгән әфганчылар зиратта Газизҗан Галиевның каберенә, ә аннан авыл эчендә шушы җирлектән чыккан Әфганстанда һәм Чечняда конфликтларда катнашканнар хөрмәтенә урнаштырылган обелискка чәчәкләр салдылар.

Мемориаль такта ачу тантанасына Газизҗан Галиевның балалары, туганнары, авылдашлары җыелды. Әлеге чарада катнашкан Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева:

«Сез — әфганчыларның тиңдәшсез батырлыгы яшь буын өчен чын патриотизм үрнәге булып тора», — диде һәм әлеге мемориаль тактаны урнаштыру инициаторы, Иркәнәш авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Хәмзә Лотфуллинга район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100