news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кабардино-Балкариядә өлкән яшьтәге мөселманнарга мәчеткә йөрмәскә киңәш иттеләр

65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә матәм чараларына йөрмәскә, ә калганнарга анда булу вакытын кыскартырга киңәш ителә.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Эпидемия вазгыяте начарлану сәбәпле, Кабардино-Балкария мөселманнарының Диния нәзарәте республикада яшәүче дин тотучылардан мәчетләргә һәм искә алу чараларына йөргәндә кайбер кагыйдәләрне төгәл үтәүләрен сорый. Бу хакта «Интерфакс»ка мөфтияттә хәбәр иттеләр.

«Республика мәчетләренә килгәндә битлек киюне һәм үз намазлыкларыгызны алып килүегезне сорыйбыз. Моннан тыш, социаль дистанцияне сакларга кирәк. 65 яшьтән өлкәнрәкләргә килгәндә, аларга мәчеткә йөрүдән тыелып торырга киңәш ителә», — диде республика мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле.

Төбәк халкына шулай ук кешеләр күп җыелган очракта искә алу чараларын үткәрмәскә, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә матәм чараларына йөрмәскә, ә калганнарга анда булу вакытын кыскартырга киңәш ителде.

Эпидемия вазгыяте киеренке булу сәбәпле, Кабардино-Балкария башлыгы Казбек Коковның республикада чикләү чараларын көчәйтү турындагы указга имза куюы турында хәбәр ителгән иде.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100