Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эшләми торган ял көннәрендә кайсы оешмаларның ачык булачагын иртәгә игълан итәләр
Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча баш эпидемиологы Дмитрий Лопухов вакцинация пунктларының өзлексез эшләячәген искәртте.
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстан хакимияте иртәгә эшләми торган ял көннәрендә өзлексез цикл предприятиеләренең ничек эшләячәген белдерәчәк. Бу хакта вакцинация турында махсус туры эфирда Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева сөйләде.
«30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Россиядә ил Президенты тарафыннан эшләми торган ял көннәре билгеләнде. Бу вакытта өзлексез цикл предприятиеләре ничек эшләячәге турында бөтен мәгълүмат иртәгә оператив штаб Һәм брифинг кысаларында, документлар имзалангач, игълан ителәчәк», – диде спикер.
Ләйлә Фазлыева, әйтик, аэропортлар һәм медицина учреждениеләре ябылмаячагын әйтте.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча баш эпидемиологы Дмитрий Лопухов вакцинация пунктларының шулай ук өзлексез эшләячәген искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз