news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда гүзәллек бәйгесендә төрле яшьтәге хатын-кызлар катнаша ала

«Миссис Татарстан» икенче республика конкурсын 2021 елның язында үткәрү планлаштырыла.

Татарстанда гүзәллек бәйгесендә төрле яшьтәге хатын-кызлар катнаша ала
Рамил Гали

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). «Татарстан гүзәле» («Мисс Татарстан») иҗтимагый оешмасының яңа проекты ярдәмендә быелдан «Миссис Татарстан» бәйгесендә катнашучы хатын-кызларның яше чикләнми. Әмма сайлап алу этабында жюри аларның тышкы кыяфәтенә һәм көндәшлеккә сәләтлелегенә бәя бирә. Бу хакта бүген «Татар-информ»га интервьюда «Мисс Татарстан» президенты Изольда Сахарова хәбәр итте.

«Без бәйгедә катнашучыларын яшенә югары чик куймадык. Жюри башлангыч этапларда ук финалда чыгу өчен катнашучыларның конкурентлыкка сәләтлелеген карый. Бердәнбер таләп — ул хатын-кызлар гаиләле булырга тиеш. «Мисс Татарстан» конкурсында 23 яшькә кадәрге кызлар булу сәбәпле, «Миссис Татарстан“га без 24 яшьтән өлкәнрәк катнашучыларны чакырдык», — диде ул.

Быел беренче «Миссис Татарстан» конкурсы Казанда 16 мартта «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды. Анда бала тәрбияләүче һәм тормыш тәҗрибәсе туплаган Татарстан хатын-кызлары катнашты. «Мисс Татарстан» иҗтимагый оешмасында хәбәр итүләренчә, яңа проект ел саен уза торган булачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100