Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан халыклары ассамблеясының өстәмә биш вәкиллеге ачылды
«Бу районнарның халыкларны саклау һәм үстерү юнәлешендә эшен көчәйтергә теләвен күрсәтә», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
(Питрәч, 27 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда ТР халыклары ассамблеясының тагын өстәмә биш вәкиллеге ачылды. Бу хакта бүген Татарстан халыклары ассамблеясы советы һәм ТР да милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча ведомствоара эшче төркемнең уртак утырышында билгеле булды.
Яңа вәкиллекләр Кайбыч, Баулы, Зәй, Аксубай, Питрәчтә пәйда булды.
«Бу районнарның халыкларны саклау һәм үстерү юнәлешендә эшен көчәйтергә теләвен күрсәтә. Шул рәвешле, Татарстанда ассамблеяның ике филиалы һәм 24 вәкиллеге бар. Алар белән эшне тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрү бурычы тора», — диде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
«Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы игълан ителү ассамблеяда теркәлгән барлык милли-мәдәни автономияләр өчен күңелләренә бальзам булды, алар өчен бу мөһим вакыйга булды. Хәзер безнең бурыч — Президент тарафыннан куелган бурычны, өндәмәне үз эшләребез белән баету», — диде Дәүләт Советы Рәисе.
Ассамблея химаясендә бүген сигез халыклар дуслыгы йорты һәм дүрт үзәк эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз