Әлмәт ветераннар советы республикада һәм илдә иң яхшылар арасына кертелгән

Ветераннарның җирле иҗтимагый оешмасы диплом һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Президенты премиясе лауреаты билгесе белән бүләкләнде.

(Әлмәт, 27 октябрь, «Татар-информ», «Әлмәт хәбәрләре»). Әлмәт районы Ветераннар советы бик күп республика конкурсларында призер һәм җиңүче булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Шулай итеп, «Яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләү буенча иң яхшы ветеран оешмасы» республика конкурсында «Яшьләрне патриотик тәрбияләү һәм егетләрне армия хезмәтенә әзерләү буенча ветераннар оешмалары һәм дәүләт органнары эшчәнлеген иң яхшы координацияләү өчен» номинациясендә Әлмәт ветераннар советы җиңүче булды.

Татарстан шәһәрләре арасында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган Х «Өченче буын» пенсионерлар республика спартакиадасының гомумкоманда беренчелегендә икенче урынны шулай ук әлмәтлеләр яулады.

Шулай ук совет тарафыннан сугыш елларының фотоархивын җыю буенча гаять зур эш башкарылды. «Бөек Ватан сугышының гаилә фотохроникалары» республика конкурсы кысаларында «Бөек Ватан сугышы гаилә фотографияләренең иң яхшы электрон архивы» номинациясендә совет абсолют җиңүче булды.

Күптән түгел генә Ветераннар советы республика Президенты кулыннан тагын бер бүләккә лаек булды. Ветераннарның җирле иҗтимагый оешмасы диплом һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Президенты премиясе лауреаты билгесе белән бүләкләнде.

«Сезнең гамәлгә ашырган проектлар зур иҗтимагый әһәмияткә ия, гражданлык активлыгы үрнәге булып тора. Сезне чын күңелдән лаеклы бүләкләр белән котлыйм һәм киләчәктә дә уңышлар телим», — диде Рөстәм Миңнеханов, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.