Кремль һәм Киров дамбалары арасында «Манзара» паркы калкып чыгачак

Казанлылар арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре парк концепциясе нигезенә ятарга тиеш.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Казанның Кремль һәм Киров дамбалары арасында «Манзара» паркы үсеп чыгачак. Аны төзү Казансу елгасы яр буен үстерү проектында каралган.

Instagram социаль челтәрендәге «Казансуны үстерү стратегиясе» сәхифәсендә казанлылар арасында сораштыру үткәрелүе хакында хәбәр ителә, аның нәтиҗәләре парк концепциясе нигезенә ятачак.

«Безгә әлеге территориядә сакларга һәм теләктәшлек күрсәтергә теләгән мөһим традицияләр турында сөйләгез, үз идеяләрегез белән уртаклашыгыз!» - дип мөрәҗәгать итә казанлыларга сораштыруны оештыручылар.

Казанлылар үз комментарийларында, аерым алганда, паркны яшьләргә бирергә тәкъдим итә. «Биредә алар башкаларга комачауламаячак», - дип яза алар.

Паркның проектын әзерләү белән Orchestra архитектура студиясе шөгыльләнәчәк. «Биредә шәһәр пляжын үз эченә алган заманча яр буе барлыкка киләчәк. Александр Дюма да нәкъ менә шуннан торып шәһәрнең матурлыгына сокланган», - дип хәбәр итә студиянең матбугат хезмәте.