news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан» Гаилә үзәгендә 2021 елда никах теркәүгә броньлау ачылды

Казан парлары туй өчен гыйнвар-март айларында «матур» даталарның берсен сайлый алачак.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Казан парлары туй өчен «матур» даталарны броньлый алачак. «Казан» Гаилә үзәгендә 2021 елның гыйнвар–март айларында никах теркәүгә броньлау башланды, әлеге мәгълүмат ТР башкаласы ГХАТ Идарәсе Instagram-аккаунтында чыкты.

Киләсе елның беренче өч аенда никахлашу өчен «матур» даталар арасында — 07.01.21, 02.02.21, 21.02.21, 03.03.21, 21.03.21.

Гаризаны Дәүләт хезмәтләренең республика порталы, электрон рәвештә һәм күп функцияле үзәк аша алдан язылу буенча ГХАТ бүлегенә шәхсән тапшырырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100