news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Бердәм Россия» волонтерлары пенсионерларга ярминкәдән азык-төлек китерүдә ярдәм итә

Партиянең төбәк бүлекчәсенең волонтерлык үзәге катлаулы эпидемиологик чорда эшне дәвам итәчәк.

«Бердәм Россия» волонтерлары пенсионерларга ярминкәдән азык-төлек китерүдә ярдәм итә

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе волонтерлык үзәге республиканың өлкән яшьтәге кешеләренә авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән азык-төлек сатып алуда һәм китерүдә ярдәм итәчәк. Бу хакта партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин хәбәр итте.

«Безнең волонтерлар өлкәннәргә авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән азык-төлек сатып алуда һәм китерүдә ярдәм итәчәк. Белгәнегезчә, ярминкәләр югары социаль әһәмияткә ия һәм өлкән буын өчен ихтыяҗ зур — аларга кышка кирәкле запас әзерләү мөмкинлеге бар. Әмма Covid-19 белән килеп чыккан вазгыять тулысынча файдаланырга мөмкинлек бирми», - диде Сәмигуллин.

Аның сүзләренчә, эпидемиологик хәл начарлану сәбәпле, 65 яшьтән өлкәнрәкләргә кешеләр җыелган урыннарда, шул исәптән ярминкәләрдә булудан тыелырга тәкъдим ителгән. Сәмигуллин быел яз «Бердәм Россия»нең Россия Федерациясенең барлык 85 төбәгендә волонтерлык үзәкләре челтәрен оештырганлыгын әйтте. Татарстанда ул партиянең республика кабул итү бүлмәсе базасында оештырылды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100