Балык Бистәсенең Күгәрчен авылында яшәүче сандык ясап сата

Бер сандыкны ясар өчен кайвакыт ике атна кирәк була.

(Балык Бистәсе, 27 октябрь, "Татар-информ", "Авыл офыклары", Таңсылу Минһаҗева). Балык Бистәсе Күгәрчен авылында яшәүче Рафаэль Галиуллин сандык ясавы белән танылган осталарның берсе. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Күптән түгел район мәдәният йортында оештырылган кул эшләнмәләре күргәзмәсе экспонатлар янәшәсендә Рафаэль Галиуллин ясаган сандыклар да бар иде. Төрле бизәкләре, эшләнеше белән бик күпләрне үзенә җәлеп итте ул.

-Сандык ясауны зәркан кою белән бер дияр идем. Күңелеңне куеп эшләгәндә генә матур чыга. Вакытны шактый күп ала торган хезмәт. Бер сандык ясар өчен кайчак икешәр атна вакыт кирәк, - ди Рафаэль абый. Әлеге шөгыленнән тыш ял вакытларында газета-журналлар да укырга ярата икән.