Turkish Airlines начар күрүчеләр өчен яңа төр хезмәт күрсәтә башлаган

Әлеге проект Истанбулда Ататөрек аэропортындагы халыкара терминалда презентацияләнгән.

(Казан, 27 октябрь, "Татар-информ"). Turkish Airlines авиакомпаниясе начар күрүче пассажирларга Брайль шрифты белән язылган утырту талоннары бирә башлаган. Яңа хезмәт Истанбулда Ататөрек аэропортындагы халыкара терминалда презентация узган. Бу хакта “Анадолу” агентлыгы хәбәр итә.

Истанбулда Ататөрек аэропортында рейс алдыннан күзләре начар күрүче физик мөмкинлекләре чикле пассажирларга махсус талоннар биргәннәр, бронь коды, номер, көне һәм рейс вакыты, очыш сәгате, урыннар – һәммәсе Брайль шрифты белән язылган.

Музыкант Тарык Сарзеп - әлеге хезмәт белән беренче булып файдаланучы пассажирларның берсе, ул Германиядән Төркиягә еш оча.
Пассажир Turkish Airlines күрсәтә торган яңа хезмәтне югары бәяли. Авиакомпания рейсларда куркынычсызлык буенча инструкцияне Брайль шрифты белән язылган текстта биргән.

Turkish Airlinesның планлаштыру бүлеге хезмәткәре Севда Йылмаз, үзе күз буенча инвалид буларак, проектны тормышка ашыруда шактый хезмәт куюын җиткергән.

Аның сүзләренчә, пассажиларның рейс турында тулы мәгълүмат алуы мөһим. Киләчәктә башка яңалыклар да кертеләчәген җиткерә Йылмаз ханым.

Хәзер инде Turkish Airlines рейсларында кәнәфи кесәләренә салынган куркынычсызлык буенча инструкция Брайль шрифты белән язылган текстта да булачак.