Туган тел - әманәт ул – Камил Сәмигуллин

Республика мөфтие халыкка “Реальное время” интернет-газетасы аша мөрәҗәгать итте.
(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кабат мөселманнарга мөрәҗәгать белән чыкты. Бу юлы "Реальное время" интернет-газетасы аша.Хәзрәтнең чираттагы мәкаләсе хәзерге көндә иң күп сүз бара торган темага – татар телен саклау мәсьәләсенә багышланган. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.“Туган тел һәм милли үзаң ислам динендә әманәт булып тора – ул безгә яхшылап саклау өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән. Телебезне югалтабыз икән – Яралтучыбызның әмерен үтәмибез дигән сүз!” – дип басым ясый Татарстан мөфтие. Мәкаләдә Коръән Кәрим аятьләре (“Хөҗүрәт” сүрәсе, 13 нче аять; “Әл-Әнфәл” сүрәсе, 27 нче аять), шулай ук пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисләре китерелә. Россиядә ислам динен саклау һәм үстерү өчен безгә татар телен сакларга һәм үстерергә кирәк, дип нәтиҗә ясала.