Нобатколый Рәҗәпов: Әгәр тере булса төрекмәннең теле - киләчәгем тере

Бүген Төрекмәнстан Республикасы бәйсезлек көнен билгеләп үтә.

(Казан, 27 октябрь, "Татар-информ"). 1991 елның 27 октябрендә Төрекмән Совет Социалистик республикасы “Бәйсезлек һәм дәүләт төзелеше нигезләре” дигән Конституция законы кабул итә. Әлеге канун нигезендә Төрекмәнстан бәйсез демократик дәүләт дип игълан ителә.  Бу хакта calendar.ru истәлекле көннәр календаре сайты хәбәр итә.

Бәйсезлек көне - төрекмәнчә әйткәндә, Garaşsyzlyk baýramy — әлеге республикада иң төп бәйрәмнәрнең берсе булып санала.
Бәйсезлек алганнан соң Төрекмәнстан икътисады үз үсешен гаять авыр шартларда дәвам итә. Дистәләрчә еллар СССР составында булган республика табигый байлыкларны үзләштерүгә йөз тотып яши. Шул ук вакытта ул читтән кергән товарлар хисабына көн күргән була.

Төрекмәнстан - күпмилләтле республика. Монда 40 тан артык миләт вәкиле исәпләнә. Шуларның 78,6 проценты - төп халык - төрекмәннәр. Үзбәкләр барлык халыкның – 9,4 процентын, руслар 3,2 процентын тәшкил итә, дип билгеләнә. Республикада шулай ук казахлар, азәрбайҗаннар, әрмәннәр, украиннар, татарлар да яши. Моңа бәйле рәвештә Төрекмәнстан Республикасының бәйсезлеге көне – ул монда яшәүче һәр милләт кешесенең дә уртак бәйрәме.

Төп чаралар Ашхабад шәһәрендә уздырылачак. Программада, барлык зур бәйрәмнәргә хас булганча, хәрби парад, фейерверк, концерт программалары халыкның күңел ачуы белән үрелеп барачак.

12 декабрьдә Төрекмәнстан тагын бер дәүләт бәйрәмен – Төрекмәнстан мөстәкыйльлеге – нейтралитет көнен билгеләп үтәчәк.

ӘГӘР ТЕРЕ БУЛСА ТӨРЕКМӘННЕҢ ТЕЛЕ, КИЛӘЧӘГЕМ ТЕРЕ, КИЛӘЧӘГЕМ ТЕРЕ!

Нобатколый РӘҖӘПОВ, Төрекмәнстанның халык язучысы

Сания ӘХМӘТҖАНОВА тәрҗемәсендә

Ана телем

Ерак гасырларның аһы-зарлары,
Шатлык-куанычы, хәсрәт-сагышы...
Телем минем, синең дөньяңа күчкән
Фирагиның шигъри юллар агышы.

Мәкаль булып яши синдә зирәкләр,
Акыл булып яши синдә аталар.
Калырдыр йөрәкне телгән гамь булып,
Телсезлеккә дучар булган балалар.

Бишек җыры булып яши аналар,
Озын кичтә бәллү-такыя үреп...
Әсир төшкән батырларның дәшмәве
Калырдыр мөкатдәс тынлыкта эреп...

Уңышым – ялгышым,
Тукталыш – барышым,
Син минем тарихым... минем язмышым –
Әгәр тере булса төрекмәннең теле,
Киләчәгем тере,
Киләчәгем тере!

 

Бер картның васыяте

Саклагыз Ватанны, улларым,
Бу изге йорт – мөбарәктер.
Сөегез Ватанны, кызларым,
Ул – сөюдән гыйбарәттер.
Ватан өчен баш салсагыз,
Бу – Ватанга гыйбадәттер.


Төрекмән туе

Әгәр төрекмән туй итсә,
Үзе торыр бер читтә.
Барлы-хәлле хуҗалар
Туйбаш яллар, әлбәттә.

Яхшы малны суярлар,
Сыйны мулдан куярлар:
“Аз тоелса, кунаклар,
Ым кагарсыз”, – диярләр.

Өркенмәс чит дигәннәр,
Бөркәнмәс яшь киленнәр,
Әзер торыр хезмәткә
Шәмдәй егет-җиләннәр.

Күзләр күзләргә багар,
Күзләр күзләрне аңлар.
Йөрәктәге яшерен сер
Чит йөрәккә юл табар.

Сөйләнмәс сер сөйләнер,
Шигырь-газәл көйләнер.
Киребеткән яшь кызлар
“Аңламас” тик сөйгәнен.

Өч көн барыр туйлары,
Дөрләр хисе-уйлары...
Ярны туйда эзләгез,
Әй, төрекмән уллары.