Кукмарада Байлангар җирлегенә багышланган "Бай угланнар китабы" дөнья күрде

Әлеге китапта Байлангар, Сазтамак, Нормабаш, Каенсар авылларының барлыкка килүе, халкының төрле чорлардагы көнкүреш-яшәеше турында мәгълүмат бирелә.

(Кукмара, 27 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Гөлгенә Шәрипова). Моннан өч ел элек Кукмара районының Байлангар авылында зур күләмле эшкә – авыл тарихын язарга керешкәннәр иде. Менә, ниһаять, китап "табадан төшеп", җирлек халкының кулына килеп керде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

-Җир йөзеннән бер буын кешеләре киткән саен, алар белән шул чорның барлык вакыйгалары, истәлекләре дә китә, хәтер җуела бара. Төбәгебездәге күпме хатирәләр дә тарих тузаны астында калган. Без яшәгән еллар да шуңа дучар булмасын өчен, Байлангар авылында туып-үскән яисә бирегә килеп, кылган эш-гамәлләре белән безнең як тарихында якты эз калдырган кешеләрне барлап, алар турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат туплап, киләчәк буынга калдырырга кирәк, дип, өлкәннәр белән киңәш-табыш иттек тә, әлеге эшкә керештек. Бу китапка җирлектәге дүрт авылдан 180нән артык кешенең истәлекләре, бик күп фотолар керде, бу бит аларның балаларына, оныкларына бәяләп бетермәслек зур мирас, - ди автор Рафаэль Ярмиев.

Җыентык "Бай угланнар китабы" дип исемләнгән. Ни өчен бай угланнар? Китапта бу хакта мондый мәгълүмат бирелә: "Байлангарның нигезе Чурай тавы итәгенә салынган. Аңа кадәр бу тирәләрдә карурман үскән. Өч бай малае, Иске Йорт дигән авылдан төшеп, урманнарны кискән, йортлар төзегән. Авылга алар хөрмәтенә Байоланнар исеме бирелгән. Тора-бара атама Байлангар булып үзгәртелгән".

Әлеге китапта Байлангар, Сазтамак, Нормабаш, Каенсар авылларының барлыкка килүе, халкының төрле чорлардагы көнкүреш-яшәеше, гореф-гадәтләре, шөгыле, һөнәрләре турында бай мәгълүмат бирелә. Биредә шулай ук архив материаллары, төрле елларда матбугат чараларында басылган язмалар, аерым шәхесләрнең истәлекләре, иҗат җимешләре урын алган. Җирлектәге тормыш шул чорда илдә алып барыла торган сәясәт, вакыйгалар белән бәйләп күрсәтелә. Юкка гына авторның кереш сүзендә Байлангар турында олы ил тарихының бер кыйпылчыгы дип әйтелми: "Халкыбыз кичергәннәрне сөйләп бетерә торгынмыни?! Бәхетсез Россия халкының ничә гасырлар койган күз яшьләреннән үзе бер олы хәсрәт дәрья ясалырлык... Аңа Байлангар төбәгендә яшәгән кешеләрнең дә ачы күз яшьләре кушылган..." Китапта бәян ителгән вакыйгалар, Казан ханлыгы чорыннан башланып, бүгенге көнгә кадәр чорны үз эченә ала. Коллективлаштыру, репрессия, гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы елларында халыкның фаҗигале язмышы, сугыштан соңгы авыр хезмәт, күмәк хуҗалыкны торгызу, авылларның инфраструктурасын үстерү, хәзерге бай, җитешле тормыш, җитәкчеләр, гади хезмәт ияләре, мактаулы кешеләр, күп гаиләләрнең нәсел-нәсәбе – җыентыкта һәркайсына киң урын бирелгән. Биш йөз данә тираж белән дөнья күргән китап үзе дә бик затлы – яхшы кәгазьгә басылып, 465 битне берләштерә. Җирлек халкы өчен менә дигән бүләк бу!

- Җыентыкны әзерләүдә ярдәм иткән барлык авылдашларга һәм якташларга, мәдәният хезмәткәрләренә, укытучыларга, төрле оешма коллективларына, иганәчелек ярдәме күрсәткән җитәкчеләргә, эшмәкәрләргә, язучы Заһит Мәхмүдигә, район газетасы журналистларына бик рәхмәтлебез. Бу китап – уртак тырышлык нәтиҗәсе, - ди тынгысыз күңелле хезмәт ветераны Рафаэль ага. Рәхмәтнең иң зурысы аның үзенә – җирлек тарихы турында мәгълүматны киләчәк буынга мәңгелеккә мирас итеп калдыруда башлап йөргән һәм өч ел дәвамында зур хезмәт куйган авторга тиештер.

Байлангар мәдәният йортында "Бай угланнар китабы"н тәкъдим итү кичәсе үткәрелде. Кунаклар, авыл халкы китап турында уй-фикерләре, истәлекләре белән уртаклашты. Районның үзешчән артистлары җыр-моң белән сөендерсә, "Урал" җәмгыяте җитәкчесе Нияз Хәбибрахманов белән эшмәкәр Галимуллиннар гаиләсе ярдәме белән кичәдә катнашучылар өчен мул табын әзерләнгән иде, диелгән район хәбәрендә.