“Казан” аэропорты кышкы расписаниегә күчә

Кышкы расписаниесе быел 29 октябрьдән киләсе елның 24 мартына кадәр гамәлдә булачак.

(Казан, 27 октябрь, "Татар-информ"). Халыкара “Казан” аэропорты кышкы расписаниегә күчә. Очышлар кышкы расписание буенча быел 29 октябрьдән эчке һәм халыкара рейслар буенча башкарыла. Бу хакта Татарстан транспорт һәм юл төзелеше министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

“Казан” аэропорты 29 октябрьдән эчке һәм халыкара рейслар башкару буенча кышкы расписаниегә күчә. Расписание киләсе елның 24 мартына кадәр гамәлдә булачак.