Башкортстанда беренче тапкыр “Тел – халык җаны” республика акциясе узачак

Ул 12 декабрьдә халыкара тынлы этник музыка кораллары фестивале кысаларында үтәчәк.
(Казан, 27 октябрь, "Татар-информ"). Башкортстанда беренче тапкыр “Тел – халык җаны” республика акциясе үткәреләчәк. Ул 12 декабрьдә халыкара тынлы этник музыка кораллары фестивале кысаларында уза, дип хәбәр итә “Башинформ”.Акциянең максаты — Башкортстанның дәүләт телләре һәм республикада яшәүче халык телләрен өйрәнүгә кызыксынуны арттыру, әхлакый-эстетик идеалларны формалаштыру.Акциядә катнашу өчен төп шарт: Башкортстанның дәүләт телләре һәм туган телдә Ватан, Туган тел турында шигырь сөйләү.Чыгыш милли киемнән һәм милли көй яңгырашы белән тулыландырылса, аеруча хупланачак.