Азнакайда парламент сәгатьләре узды

Быел ул Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышланды.

(Азнакай, 26 октябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин инициативасы буенча 2009 елдан бирле мәктәпләрдә парламент дәресләре үткәрелә. Быел ул Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышланды, дип яза район газетасы.

Азнакай шәһәре 1 нче урта мәктәбендә узган әлеге чарада муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашты. Югары сыйныф укучылары тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гүзәл Якупова белән илебезнең төп законнарын, кеше хокукларын, республикабыз Парламенты һәм җирле идарә органнарының функцияләрен һәм төзелешен өйрәнделәр, бу өлкәдә яхшы белемнәрен күрсәттеләр.

–Узган атнада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев белән очраштык. Ул Конституциянең нинди шартларда кабул ителүе, республикабыз Парламентының вәкаләтләре турында сөйләде. Таһир Һадиев чакыруы буенча “Яшь хокукчы мәктәбе” әгъзалары Дәүләт Советына экскурсия кылачаклар, – ди Гүзәл Якупова.

– Дәрес бик ошады. Анда алган белемнәр киләчәктә ярдәм итәр дип уйлыйм. Бүген район башлыгыннан үзебезне кызыксындырган сорауларга җавап та ишеттек, – ди 10 нчы сыйныфтан Айназ Җиһаншина.

1 нче мәктәп укучылары республикабыз Конституция суды тарафыннан оештырылган бәйгедә “ТР Конституциясе: 25 елдан соң” дигән видеоролик белән катнашалар. Шулай ук республикакүләм узучы “Бала хокук дөньясында” бәйгесендә дә өченче елларын үз эшләрен тәкъдим итәләр.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышланган лекцияләр Татарстан Фәннәр академиясе вәкилләре катнашында районның башка белем бирү учреждениеләрендә һәм хезмәт коллективларында да узды, диелә район хәбәрендә.