27 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Конституциясенә - 25 ел, әдәби онлайн-марафонга нәтиҗә ясалды, пенсия күләме 15 меңнән артырга мөмкин.

Рөстәм Миңнеханов: Конституция Татарстан дәүләтчелегенең каркасын формалаштыра./ Казанда Татарстан Конституциясенең 25 еллыгына багышланган тантана үтте.

Камил Сәмигуллин: Телебезне югалту – Аллаһ әмерен үтәмәү булып чыга./ Татарстан мөфтие дин кардәшләренә һәм милләттәшләренә видеомөрәҗәгать белән чыкты.

Татар китапларын уку буенча әдәби марафонга нәтиҗә ясалды/ 21 көнлек көзге китап уку онлайн-марафоны барышында 50 гә якын кеше 60 лап татар язучысының китапларын һәм әсәрләрен укыган.



Казанда Гариф Ахунов иҗатына багышланган фестивальнең җиңүчеләре билгеле булды./ “Мин бу форумнан бик канәгать калдым. Берничә бит проза әсәрен яттан сөйләү җиңел эш түгел”, - ди язучының кызы Наилә Ахунова.



"Татар балалар лидерлар мәктәбе"ндә татарчаны үзлектән өйрәнүчеләр дә бар - М.Шәрәпова./ Алар хәзер үз төбәкләрендә татар иҗтимагый оешмаларын әйдәп бара.


2020 елга Россиядә пенсия күләме 15,5 мең сумга кадәр артырга мөмкин./ Россия Дәүләт Думасы 2018—2020 елларга Россия Пенсия фонды бюджет проектын беренче укылышта кабул итте.