Казан зоопаркы халыктан бушлай кабак кабул итә

Башта алар бәйрәмдә кулланылачак, аннары җәнлекләргә ашатылачак.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Казан зоопаркы халыктан бушлай кабак кабул итәргә әзер дип хәбәр ителә зооботаника бакчасы сайтында.

"Әгәр кабак уңышыгыз мул булган икән, без кабул итәргә әзер. Алар Хеллоуин бәйрәмен бизиячәк", - диелгән хәбәрдә.

Бәйрәмнән соң ул кабакларны җәнлекләргә ашатачаклар.