Мамадышта ТКХ хезмәтләре өчен 8 мең сумнан артык бурычы булган 140 фатир бар

1 октябрьгә барлык әҗәтләр күләме 2,37 миллион сум тәшкил итә

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Мамадыш муниципаль районы һәм шәһәрендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә бурычлары 8 мең сумнан артык булган 140 фатир бар. Аларның 1нче октябрьгә чаклы барлык әҗәтләре 2,37 миллион сум тәшкил итә, дип хәбәр итә “Нократ” газетасы.
Иң күп бурычлылар “Мамадыш” совхозы бистәсендәге күпкатлы йортларда яши. “Мамадыш” бистәсендәгеләр исә бурычларын киметү турында алар уйлап та карамый. Гомумән, “Мамадыш шәһәре һәм районы” идарәче компаниясеннән алынган мәгълүматлар буенча, 41 фатирның әҗәтләре - 8-10, 62сенең - 10-20, 20сенең – 20-30, бишәр фатирныкы - 30-40, 40-50 мең сумга кадәр һәм күбрәк тәшкил итә.