Әлмәт шәһәре һәм районында 11127 инвалид гомер кичерә

Аларның 290ы коляскада хәрәкәт итә

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валерий Самойлов мәдәният, мәгариф, спорт учреждениеләре җитәкчеләре, ТОСМС мөдирләре белән киңәшмә үткәрде. Аның барышында сүз нигездә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең башкалар кебек үк барлык уңайлыклардан файдалана алырга тиешлеге хакында барды. Бу хакта “Әлмәт таңнары” хәбәр итә.
Әлмәт шәһәре һәм районында 11127 инвалид гомер кичерә. Аларның 290ы коляскада хәрәкәт итә. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрдән тыш арада күзләре күрмәүчеләр, чукраклар, арбада йөрүче сабыйлар да бар. Андыйларга тоткарлыксыз тирәлек булдыру өчен Әлмәттән дүрт учреждение - мәшгульлек үзәге, балалар шифаханәсе, бала тудыру йорты һәм үзәк район шифаханәсе махсус программага кертелгән. Аларны биналарга тоткарлыксыз үтеп керү һәм кирәкле хезмәтләрдән файдалана алу өчен махсус җайланмалар белән җиһазландыруга 12,5 миллион сум акча бүлеп биреләчәк.
Хәзерге вакытта әлеге объектларда эш башланган инде.