Киләсе елда Азнакайда капкачлары үзкөйләнүче яңа чүп әрҗәләре файдалануга тапшырылачак

1 контейнерның бәясе – 7 мең сум. Шуңа күрә 2012 елда ишек алдын тотуга тарифлар 14 процентка (28 тиенгә) артачак

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Азнакай муниципаль районында киләсе елда капкачлары үзкөйләнүче яңа чүп әрҗәләре файдалануга тапшырылачак.
“Универсал” ТМШ җитәкчесе Элеонора Алчина сүзләреннән аңлашылганча, мондый 1 әрҗәнең бәясе – 7 мең сум. Шуңа күрә 2012 елда ишек алдын тотуга тарифлар 14 процентка (28 тиенгә) артачак. Бу хакта “Маяк” газетасы хәбәрчеләре яза.