Казан җитәкчелеге кышын транспорт “бөкеләре” проблемасын комплекслы чаралар белән хәл итәргә ниятли

Казан мэры Илсур Метшин рәислегендә башкала транспорт штабының икенче утырышында шул хакта сүз булды

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан мэры Илсур Метшин рәислегендә башкала транспорт штабының икенче утырышы уздырылды. Шушы ай уртасында оештырылган әлеге штаб кышын Казанда транспорт ”бөкеләре” булдырмауны, юлларны кардан вакытында арындыруны һәм бозлавыкларга каршы чаралар күрүне, гомумән, транспорт хәрәкәте белән бәйле вазгыятьнең кискен начараюына каршы торуны максат итә.

Мэр исә бүген шушы юнәлештә ниләр эшләнәсе, нинди мөмкинлекләр барлыгы һәм тагын нәрсә кирәклеге турында тәкъдимнәр таләп итте. Алар буенча шәһәр Башкарма комитетының транспорт комитеты башлыгы Айдар Абдулхаков, башкала ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Юрий Абызов чыкты.

А.Абдулхаков транспорт “бөкеләре” хасил булу сәбәпләрен барлап, быел 9 айда гына да Казанда автомобиль “армиясе” 15,5 меңгә артып, инде 300 меңгә җитте, 1 мең казанлыга уртача 267 автомобиль туры килә, бу исә шәһәрне проектлауга салынган максималь чикне 2,6 тапкырга, 2003 елдагы вазгыятьне 2 тапкырга узып китте, автотранспортны юл кырыена хәтта рәт-рәт итеп калдырып китү гадәткә керде, диде. Шуңа өстәп, транспорт юлында эш башкарган оешмаларның кайсылары килешенгән вакытка сыешмый, нәтиҗәдә, хәрәкәт чикләү вакыты сузыла, озын арбалы йөк машиналары кышын шәһәр эченә теләсә кайсы вакытта кереп йөри. Әлеге вазгыятькә шәһәр халкының бер үк вакытта эшкә һәм укырга баруы-кайтуы да зур йогынты ясый, бу мәсьәләдә үзгәрешләр кертү таләп ителә.

Шәһәр юлларындагы хәлне яхшырту йөзеннән, 13 юл аермасы, җәяүлеләр өчен җир астыннан һәм өстеннән 43 юл кичүе, 3 метро станциясе, “зур транспорт боҗрасы” төзелә, 2013 елга кадәр 73 урам юлы капиталь ремонтланачак, тагын 7 кар эретү камерасы кулланылышка тапшырылачак, юлларны карап тоту хуҗалыгына техника сатып алыначак, транспорт “бөкеләре” турында даими мәгълүмат биреп тору турында “Яндекс” сайты белән килешү төзү күздә тотыла, дип белдерде мэр Илсур Метшин. Ләкин болар гына аз, Ю.Абызов сүзләренчә, юлда “ташлап” калдырылган автотранспортны алып китү өчен эвакуаторлар, блокировкалар кирәк, үзәктәге урамнарда транспорт куюны тыйган юл билгеләре урнаштыру таләп ителә. Шул рәвешле, шәһәр җитәкчелеге проблеманы комплекслы чаралар белән хәл итәргә ниятли.